Я пережил свои желаньяТатарский язык

Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;

Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.

 

Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан;

Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан.

 

Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды;

Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы.

 

Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да

Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында.

 

Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,

Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?

 

Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак, —

«Төшәм» дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак.


Оригинал на русском языке

Я пережил свои желанья,

Я разлюбил свои мечты;

Остались мне одни страданья,

Плоды сердечной пустоты.

 

Под бурями судьбы жестокой

Увял цветущий мой венец;

Живу печальный, одинокий,

И жду: придет ли мой конец?

 

Так, поздним хладом пораженный,

Как бури слышен зимний свист,

Один на ветке обнаженной

Трепещет запоздалый лист.


О переводе

Язык перевода: Татарский

Переводчик: Габдулла Тукай

О переводе:

Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.

Переводы на другие языки

Я пережил свои желанья

Язык перевода: Коми

Я пережил свои желанья

Язык перевода: Осетинский