Никогда я не был на БосфореТатарский язык

Беркайчан да, иркәм, мин Босфорда
Булмадым, син аны сорама.
Синең күзеңдә мин диңгез күрдем,
Зәңгәр утка әнә чорнала.

Багдадка да кәрван йөрмәдем мин,
Ташымадым ефәк, кынаны.
Иел әле сылу гәүдәң белән,
Бер тезләнеп мин дә тын алыйм.

Күпме генә сиңа эндәшсәм дә,
Бер гамең юк миндә, гел кире...
Рәсәй дигән ерак илнең юкса
Мин атаклы, мәшһүр шагыйре.

Күңелемдә яңрый тальян чыңы,
Ай калыкса гүя эт өрә.
Фарсы кызы! Күксел ерак илне
Теләмисеңмени күрергә?

Мин килмәдем монда эч пошканнан,
Күзгә күренмичә, син дәштең,
Ике канат кебек аккош кулың
Кочып алды мине, ярәштек.

Җанга тынычлык тик эзлим күптән,
Үткәннәрне сүкмим җырымда.
Ни дә булса сөйлә әле миңа
Шушы көләч илең турында.

Тальян сагышларын бас әле бер,
Нишлим, тәкъдир сиңа бәйләде...
Ерак төньяк кызын искә алып
Уфтанмаслык булсын, әйдәле!

Мин Босфорда булмасам да, сиңа
Сөйли алам аны абайлап:
Синең күзләр – үзләре үк диңгез,
Зәңгәр уттай дөрли, чайпала.

Оригинал на русском языке

Никогда я не был на Босфоре,
Ты меня не спрашивай о нем.
Я в твоих глазах увидел море,
Полыхающее голубым огнем.

Не ходил в Багдад я с караваном,
Не возил я шелк туда и хну.
Наклонись своим красивым станом,
На коленях дай мне отдохнуть.

Или снова, сколько ни проси я,
Для тебя навеки дела нет,
Что в далеком имени — Россия —
Я известный, признанный поэт.

У меня в душе звенит тальянка,
При луне собачий слышу лай.
Разве ты не хочешь, персиянка,
Увидать далекий синий край?

Я сюда приехал не от скуки —
Ты меня, незримая, звала.
И меня твои лебяжьи руки
Обвивали, словно два крыла.

Я давно ищу в судьбе покоя,
И хоть прошлой жизни не кляну,
Расскажи мне что-нибудь такое
Про твою веселую страну.

Заглуши в душе тоску тальянки,
Напои дыханьем свежих чар,
Чтобы я о дальней северянке
Не вздыхал, не думал, не скучал.

И хотя я не был на Босфоре —
Я тебе придумаю о нем.
Все равно — глаза твои, как море,
Голубым колышутся огнем.

О переводе

Переводчик: Ркаил Зайдулла

О переводе:

Перевод опубликован в книге Сайланма әсәрләр : шигырьләр, поэмалар / Сергей Есенин ; [проект җит. һәм кит. төз. Л. Шәех]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2020. – 271 б. : рәс. б-н.

Переводы на другие языки